Bötendönya tatar eşmäkärlärenä yardäm itü assotsiatsiyase
Всемирная ассоциация содействия татарским предпринимателям
World Association of assistance to the Tatar businessmen

 

VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены

резолюциясе

3 март, 2018 ел                                                                                                                                     Казан шәһәре

         VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар пленар утырышта һәм дискуссион мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы җитештерүенең актуаль мәсьәләләрен тикшергәннән соң, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә авыл эшмәкәрлеген үстерүне мөһим дип билгеләп үтә. Авылның икътисадый мәсьәләләрен чишүнең төп юнәлеше эшне модернизацияләү һәм эшмәкәрлекнең үсүе белән бәйле. Крестьян фермер хуҗалыклары һәм эшкәртү оешмалары булдыру, хезмәт ресурсларын һәм квалификацияле белгечләрне оптималь рәвештә файдалану, матди иминлекне ныгыту, татар гаиләләренең этник тәңгәллеген саклап калу татар авылларында социаль-икътисадый һәм авылның мәдәни үсешенең мөһим факторы булып тора.

Җыенда чыгыш ясаучылар “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының эшчәнлегенең активлашуын, төбәк тарихын өйрәнүнең гуманитар проектларын эшләү һәм гамәлгә куюның позитив нәтиҗәләрен, төбәк этномәдәни фольклор бәйрәмнәрен оештыруны, туган якка мәхәббәт хисләрен тәрбияләүне билгеләп үттеләр.

Авыл эшмәкәрлеге потенциалының алга таба да нәтиҗәлеген арттыру максатыннан, VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены түбәндәге карарга килде:

1. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын үткәрү практикасын хупларга һәм иң яхшы эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсен тарату буенча эшне активлаштырырга.

2. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү буенча татар авылларының уңышлы эшмәкәрләренең алдынгы тәҗрибәләрен киң таратырга.

3. Авыл эшмәкәрләренең квалификациясен күтәрү буенча мастер-класслар оештыру тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә.

4. Татар авыллары эшмәкәрләренең алдынгы тәҗрибәсен тарату максатыннан массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлекне активлаштырырга.

5. Татар авыллары тарихы һәм татар халкының шәҗәрәләрен өйрәнү буенча төбәк тарихын өйрәнүчеләр тикшеренүләрен үткәрүгә һәм әлеге тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча китап нәшер итүгә ярдәм итәргә.

6. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына “Иң яхшы авыл эшмәкәре” Республика бәйгесен уздыруны тәкъдим итәргә.

7. Татарстанда һәм Россиядә урнашкан татар авыллары базасын туплау эшен дәвам итәргә. “Бөтенроссия татар авыллары” интернет-сәхифәсенә авыллар һәм фермер хуҗалыклары турындагы мәгълүматларны җибәрергә.

8. Авыл, этномәдәни һәм экологик туризмны үстерү буенча конкрет чаралар күрергә.

9. Бөтенроссия авыл Сабан туйларын уздыру идеясен хупларга һәм әлеге чарада актив катнашырга.

 

Резолюция

VII Всероссийского схода предпринимателей

татарских сел

3 марта 2018 год                                                                                                                                               г.Казань                                                                                                                                                    

Участники VII Всероссийского схода предпринимателей татарских сел, обсудив на пленарном заседании и на дискуссионных площадках актуальные проблемы сельскохозяйственного производства, отмечают важность развития сельского предпринимательства в регионах компактного проживания татар. Основной путь решения экономических проблем села связан с модернизацией работы и развитием предпринимательства.

Организация фермерских и крестьянских хозяйств, перерабатывающих предприятий в татарских селах является важным фактором социально-экономического и культурного развития села, оптимального использования трудовых ресурсов и квалифицированных специалистов, укрепления материального благополучия, сохранения этнической идентичности татарских семей.

Выступающие на сходе отметили активизацию деятельности Всероссийской общественной организации «Татарские села России», позитивные результаты разработки и реализации гуманитарных проектов по краеведению, организации региональных этнокультурных и фольклорных праздников, воспитанию чувств любви к родному краю.

Исходя из необходимости дальнейшего повышения эффективности и раскрытия потенциала сельского предпринимательства, VII Всероссийский сход предпринимателей татарских сел решил:

1. Одобрить сложившуюся практику проведения Всероссийского схода предпринимателей татарских сел и активизировать работу по распространению опыта работылучших предпринимателей.

2. Широко распространять передовой опыт успешных предпринимателей татарских сел по производству и переработке сельскохозяйственной продукции.

3. Обратиться в Правительство Республики Татарстан с предложением организации мастер-классов по повышению квалификации сельских предпринимателей.

4. Активизировать взаимодействие со СМИ с целью распространения передового опыта предпринимателей татарских сел.

5. Оказывать помощь в проведении краеведческих исследований по истории татарских сел и изучении родословных татарского народа, издании книг по результатам этих исследований.

6. Рекомендовать Министерству сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан проведение республиканского конкурса на лучшего сельского предпринимателя.

7. Продолжить работу накопления базы данных татарских сел, расположенных в Татарстане и в России. Направить сведения о селах и фермерских хозяйствах на интернет-страницу “Татарские села РФ”.

8. Принять конкретные меры по развитию сельского, этнокультурного и экологического туризма.

9. Поддержать идею проведения Всероссийских сельских сабантуев и принять в них активное участие.

Ист.: Испольнительный комитет Всемирного конгресса татар