17.06.2019 г. ЭКСКЛЮЗИВ БҮЛӘК: Актанышка – татар токымлы тай!

17.06.2019

Актанышның Сабантуй мәйданында Фәрит Нәбиуллин Э.Н. Фәттаховка эксклюзив бүләк ясады. Ул район башлыгына татар токымлы тай бүләк итте.

Лилия БӘХТИЕВА, автор фотолары, 17 июнь 2019 г. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы, татар эшмәкәрләренә булышлык итү Бөтендөнья ассоциациясенең Башкарма директоры Фәрит Уразаев сабан туйлары чорында татар җәмәгатьчелеген татар токымлы атларга игътибар итәргә өнди.Ул милләтебезне татар токымлы атлар ярдәмендә танытырга тәкъдим итә.
Актанышта үткән Ык буе Сабантуенда Лениногорск районы Югары Каран авылында яшәүче эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин да бар иде. Ул  2010 елдан татар токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Фәрит Нәбиуллин  беренчеләрдән булып татар токымлы атларны республика күләмендә үрчетергә кирәк дигән фикерне күтәреп чыккан иде. 2018 елның 4 декабрьдә татар токымлы атлар РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан рәсми рәвештә теркәлде.
Балачакта кагылган “ат җене” үз эшен эшләде дип белдерде Фәрит Нәбиуллин. 2010 елда ул бу эшкә кешергә була. Шул елны ул беренче атларын алып кайтып, ике елдан инде аларның санын 70кә җиткерә. Бүгенге көндә инде 300 баш исәпләнә.
“Татарның аты бармыни, татар атлымыни?” дип көлешкәннәре дә булды. Бүген инде без шуны горурланып әйтә алабыз: дөньяда нәселле татар атлары токымы торгызылды. Бүгенге көндә токымлы татар атлары Зәй, Әлки, Азнакай, Балтач, Теләче, Саба һәм башка районнарда тарала башлады. Татар халкы үз атын кайтарды. Башта моның белән берничә энтузиаст кына шөгыльләнә башлады. Хәзер инде бу зур нәтиҗәле эш булып чыкты. Атыбыз авылны сакларга, халкыбызны күтәрергә кайтты, — ди Фәрит Нәбиуллин.
Актанышның Сабантуй мәйданында Фәрит Нәбиуллин  Э.Н. Фәттаховка эксклюзив бүләк ясады. Ул район башлыгына татар токымлы тай бүләк итте.                                                                                                                                                     Энгель Нәвап улының Актанышта атчылык юнәлешен үстерү хыялы барлыгын исәпкә алсак, Ык буе Сабан туенда моңа матур башлангыч салынды кебек. Кем белә, бәлки якын киләчәктә саф татар районы булган Актанышта татар токымлы атлар да үрчи башлар!

Материалы взяты с сайта http://aktanysh-rt.ru

 

 

 

 


IX Всероссийский сход предпринимателей татарских сёл
В рамках празднования 100-летия Татарской АССР 19-21 марта 2020 года в Казани пройдет IX Всероссийский сход предпринимателей татарских сёл с участи...
Оседлать нейросеть: в Татарстане появился главный по искусственному интеллекту
25-летний победитель конкурса Google будет курировать направление, которое Путин сравнивал с ядерными технологиями «Когда искусственный интеллект п...