21.03.2019 г. Эдуард Әнвәр улы Ганиевнең якты истәлегенә багышлап

21.03.2019

Агымдагы елның 20нче мартында Ульян өлкәсе Кулатка районы мәчетләрендә милләт пәрвәр Ганиев Эдуард Әнвәр улының якты истәлегенә багышлап дога укулар узды. Бу чарага Татарстан, Самара, Саратов һәм Ульян өлкәсе мөселманнары катнашты. “Өмет” газетасында чыккан мәгълүмәттән күренгәнчә Э.Ганиев татар дөньясының яшәишен тәэмин итүдә үзенең хәләл көчен кертеп барды һәм аның рухы киләчәктә дә милләтебезгә хезмәт итәр дигән изге теләкләрдә калабыз.

Исхак ХӘЛИМОВ, Ульяновск өлкәсе “Өмет” татар газетасының баш мөхәррире

Татар тарихында тирән эз калдырган меценат

Игелекле эш-гамәлләре, күркәм кешелек сыйфатлары белән милләтебез һәм ислам дине тарихында тирән эз калдырып бакыйлыкка күчкән мөхтәрәм шәхес – танылган җәмәгать эшлеклесе, Ульяновск һәм Саратов өлкәләре татар милли-мәдәни мохтариятләренең башкарма комитеты әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, Дан ордены кавалеры Эдуард хаҗи Әнвәр улы Ганеевның тормыш һәм хезмәт юлы, яшәү рәвеше гыйбрәтле дә, сокланырлык та, бик күпләр өчен үрнәк тә булырлык.

Эдуард хаҗи Әнвәр улы Ганеев 1952 нче елның 15 нче гыйнварында Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Мостяк авылында туа. Гаилә традициясенә тугрылык саклап, педагог һөнәрен сайлый – Ульяновск дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Җиде ел Яңа Кулаткы авылы мәктәбендә директор һәм физика укытучысы булып эшли, аннары Иске Кулаткы район башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1983 нче елда Саратов шәһәренә күченеп китә. Бу калада МПС министрлыгына караган электротехника заводында хезмәт юлын кадрлар бүлеге мөдире буларак башлап, директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 2000 нче - 2005 нче елларда “Автоматика һәм телемеханика” электротехника заводы генераль директоры булып эшли. Ә 2005 нче елдан алып 2019 нчы елның февраленә кадәр “ГЭКСАР” дип исемләнгән электротехника заводына җитәкчелек итә. Ул еллар дәвамында бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп шушы заводны ил күләмендә иң алдынгы урыннарга чыгара. Предприятиедә “Сәламәтлек саклау”, “Сугыш һәм хезмәт ветераннары”, “Ял итү”, “Кадрлар әзерләү” дип аталган инновацион максатчан программалар гамәлгә кертелә. Бу завод шәһәрнең бердәнбер татар гимназиясенә, Саратов тимерьюл техникумына, Россия дәүләт ачык техник университетының Идел буе филиалына, өлкә мөселманнарының диния нәзарәтенә һәрдаим ярдәм күрсәтә.

Эдуард Әнвәр улы берничә тапкыр Иске Кулаткы районы депутатлар Советына сайлана һәм 2013 нче елдан алып 2018 нче елның сентябренә кадәр муниципаль берәмлек башлыгы, депутатлар Советы рәисе вазыйфаларын башкара. Ул Иске Кулаткы төбәге иң төзек һәм матур, гүзәл территорияләрнең берсенә әверелсен, илебез киңлекләрендә танылсын өчен вакытын да, сәламәтлеген дә, хәләл малын да һич кызганмый. Нәкъ менә аның тырышлыгы аркасында район Бөтенроссия авыл Сабан туеның 35 меңнән артык кунагын һәм “Түгәрәк уен” юбилейлы Бөтенроссия фестивалендә катнашучы 6500 кешене кабул итә, шулай ук “Кулаткы укулары”н һәм “Хансөяров укулары”н, татар милләтен берләштерүгә, төрле халыклар һәм регионнар арасында дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән күп санлы фестивальләр, конкурсларны үткәрү мәйданчыгына әйләнә. Ул 2016 нче елның 8 июлендә Сирия күгендә чын батырларча һәлак булган Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинның исемен мәңгеләштерү чарасын да күрә. Аның ярдәмендә районда мәчетләр салына, мәдрәсәләр ачыла, район учреждениеләре һәм оешмалары тотрыклы һәм уңышлы эшли, мәктәпләр, мәдәният учаклары һәм хастаханәләр ремонтлана, бик күп искекулаткылыларның шәхси проблемалары уңай хәл ителә.

Эдуард хаҗи Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, конгресс каршындагы татар дини оешмаларының туплау шурасы рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Иҗтимагый советы әгъзасы булып сайлана. Ул сәүдәгәр Акчуриннар традициясен лаеклы рәвештә дәвам итүче меценат буларак, “Түгәрәк уен” журналын нәшер итүгә, “Өмет” өлкә татар газетасын, “Күмәк көч” район газетасын, Казан газета-журналларын халыкка җиткерүгә, Кулаткы район телевидениесен тулы канлы тормыш белән яшәтүгә, өлкә һәм район Сабантуйларын, өлкә һәм район ифтар мәҗлесләрен югары дәрәҗәдә үткәрүгә, җирле татар язучылары һәм шагыйрьләренең китапларын бастырып чыгаруга бәһасез өлеш кертә.

Эдуард хаҗи Әнвәр улы профессор, электротехника фәннәре докторы,  энергомәгълүмати фәннәр халыкара академиясенең академигы, реаль экономиканың халыкара академиясе академигы, сыйфат һәм маркетинг халыкара академиясенең мактаулы академигы дигән гыйльми дәрәҗәләргә ирешә. Тырыш, намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен  “Мактаулы машина төзүче”, “Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе” дигән мактаулы исемнәргә, Дан орденына, Саратов өлкәсенең “Мәрхәмәтлелек һәм хәйриячелек” мактау билгесенә, татар халкының рухи-әхлакый үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасына, Бөек Петр исемендәге дипломга, “Йөз еллык меценатлары” орденына, ЮНЕСКО халыкара оешмасының “Менеджментта югары профессиональлек өчен” орденына, “Россиянең иң яхшы эш бирүчесе” почет билгесенә һәм хөкүмәтнең башка бик күп бүләкләренә лаек була.

Милләт җанлы җитәкче һәм Туган илебезнең данлыклы улы, юмарт татар эшмәкәре быелның 8 нче февралендә 68 нче яшендә фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Ул Саратов шәһәре янындагы Күрдем авылының мөселман зиратына җирләнде. Кеше китә, җыры кала, диләр. Эдуард хаҗи Ганеевтан соң аның хәләл малына сафка бастырылган мәчет-мәдрәсәләр, төзекләндерелгән урамнар һәм парклар, мәктәп-хастаханәләр, мәдәният учаклары, гасырлар буе халык хәтерендә сакланачак якты истәлекләр, изге эш-гамәлләр калды.

 

 


ПРОГРАММА XI ВСЕРОССИЙСКОГО СХОДА ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ ТАТАРСКИХ СЕЛ
[siteorigin_widget class="WP_Widget_Custom_HTML"][/siteorigin_widget] ПРОГРАММА XI ВСЕРОССИЙСКОГО СХОДА ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ ТАТАРСКИХ СЕЛ (13-15 мар...