Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивален уздыра.

24.09.2021

Фестивальгә видео һәм язма материаллар 8 октябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗә 15 октябрьдә ясала.
Сезне “Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивалендә катнашырга чакырабыз.
Фестивальдә катнашучылар эшләрен видео һәм язмада әзерләп җибәрергә тиешләр. Видеоязманың хронометражы 5 минут, мәкалә 5 биттән дә артмаска тиеш.

Юнәлешләр:

  • «Кем ул татар». Танылган татар сәүдәгәрләре, кооператорлар
    турында очерк, мәкалә;
  • Татар халкының гореф-гадәтләре турында;
  • Уку йортларында татар музейларының, шулай ук татар
    мәдәнияте үзәкләренең эшчәнлеге турында;
  • Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы турында.

Оештыручы:

  • Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы «Якташлык” җәмгыяте

Безнең партнерлар:

  • Татарстан Республикасы Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды
  • ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты
  • Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы
  • “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды
  • “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге
  • Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе
  • Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү аасоциациясе

Фестивальдә катнашу өчен гариза белән бергә, видео һәм язма материаллар 8 октябрьгә кадәр кабул ителә, e-mail: fabdullina30@mail.ru. Онлайн-фестивальгә йомгак ясау 2021 елның 15 октябрендә булачак.

Белешмә өчен телефон:
89050209893 Флюра Абдуллина

СКАЧАТЬ ЗАЯВКУ


ПРОГРАММА XI ВСЕРОССИЙСКОГО СХОДА ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ ТАТАРСКИХ СЕЛ
[siteorigin_widget class="WP_Widget_Custom_HTML"][/siteorigin_widget] ПРОГРАММА XI ВСЕРОССИЙСКОГО СХОДА ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ ТАТАРСКИХ СЕЛ (13-15 мар...