Түбән Камада күчмә утырыш узды.

17.02.2019

Бакый Урманчы исемендәге 2 санлы гимназиясендә булып “Көйле моңлы татар җыры” дигән балалар җыр бәйгесенең Гала концертын карадылар. Шулай ук, Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркы белән һәм Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе белән дә таныштылар. Кунаклар Тукай паркында бөек шагыйребезнең һәйкәленә чәчәкләр салды.

Нижнекамск лицевая
Көннең икенче яртысында Бюроның пленар утырышы узды. Аның эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Бюро әгъзалары, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, Татарстанның халык укытучысы, Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина, тарихчы, галим Дамир Исхаков, Бөтендөнья татар эшмәкәрләре оешмасы Башкарма директоры Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Түбән Кама районы җирле бүлегенең җитәкчесе Рөстәм Ганиев, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең Беренче урынбасары Данис Шакиров, конгрессның мәгълүмати-аналитик Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, АКШларыннан килгән галим Юлай Шамил углы, конгрессның Татарстан районнардан килгән бүлекчә җитәкчеләре, милли активистлар катнашты.

Нижнекамск 1 фото
Ин беренче залга җыелган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде. Ул менә унбер ел рәттән Федераль Сабантуйны бергәләп оештыруга күп көч куйганнары өчен район башлыгы Айдар Метшинга рәхмәтләрен җиткерде. Түбән Камада булып алган тәэсирләре белән дә уртаклашты. Рәис Бөтендөнья татар конгрессның зур проектлары турында сөйләде.

Түбән Кама районы һәм шәһәре башлыгы Айдар Метшин залга җыелган Бюро әгъзаларын һәм активистларны сәламләп бүгенге утырыш эшендә уңышлар теләде.

Нижнекамск 3 фото
ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев үз чыгышында якташларын сәламләп, төп басымны туган тел, ана телен саклауга ясады.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Рәвгать кызы Долотказина район һәм шәһәр күләмендә милли мәгариф һәм тәрбия бирү өлкәсендәге уңышлары, районда туып үскән данлыклы якташлары, мәдәният юнәлешендә башкарган эшләре, республикадагы ике теллелек, татар һәм рус телләренең көндәлек тормыштагы кулланылышы, массакүләм мәгълүмат чаралары турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Ул үз чыгышын “Данлы үткәннәрне хөрмәтләп, бүгенге уңышларыбызны саклаганда гына киләчәккә өмет белән карарга була! ”, дип сүзен тәмамлады Эльвира Рәвгать кызы.
Унбер ел дәвамында Федераль күләмендә милли бәйрәмебез Сабантуйны оештыру тәҗрибәсе белән районның мәдәният Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбәрәкшина уртаклашты.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев 26 еллык тарихы булган театр тарихы, аның репертуары, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәләре турында сөйләде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Түбән Кама районы җирле бүлегенең җитәкчесе Рөстәм Ганиев үз чыгышын видео язма белән башлады. Ул шәһәр һәм район авылларында милли тормышта эшләнгән эшләргә басым ясады. Милли тормышта актив катнашкан әгъзаларга, оешма җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерде.
Соңыннан күчмә утырышның резолюциясе кабул ителде. Анда
Түбән Кама муниципаль районының һәм БТК ның Түбән Кама булегенең татар телен гамәлгә кую, милли мәдәниятне үстерү, этник һәм төбәк үзаңын ныгыту буенча эшчәнлеген хупларга;
Татарстанның мәгълүмат чараларына, татар мәгълүмат ресурсларына хәзерге шәһәр шартларында татарларның рухи мәдәни ихтыяҗларын н канәгатьләндерү буенча Түбән Кама тәҗрибәсен яктыртырга, БТК ның җирле бүлекчәсе эшчәнлеген барлык милли оешмаларга җиткерергә;
Телләрнең иҗтимагый тормышта тигез кулланышын тәэмин итү, шәһәр-авылларның милли йөзен булдыру, республиканың һәм төбәкләрнең туристларны җәлеп итүдә мөмкинлекләрен арттыру буенча эшчәнлекне дәвам иттерергә;
Түбән Камада һәм башка шәһәрләрдә, районнарда телевидение тапшырулары ике дәүләт телендә тигез куллланылсын өсен мөмкинлекләр табуны сорап Татарстанных матбугат һәм массакүләм коммуникация агентлыгына, “Татмедиа” Акционерлык җәмгыятенә мөрәҗәгать итәргә. Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итеп, оешмаларда, уку йортларында, мәдәният учакларында туган тел мөхитен булдыру, мәдәният белән танышу өчен кирәкле матбугат, аудиовизуаль мөмкинлекләрен булдыруны сорарга. Моның өчен һәр мәктәптә, татарлар эшләгән һәм җыела торган һәр оешмада татар газета-журналлары, китаплары булдырылырга тиеш.
БТК ның барлык бүлекләренә, миллли-мәдәни мохтариатларга, барлык милли оешмаларга татарлар яшәгән торак урыннарында, авылларда һәм шәһәрләрдә милли-мәдәни үсешнең, туган телне өйрәнүнең нинди хәлдә булуын өйрәнеп, бәяләп торырга, хәлне уңай якка үзгәртү өчен кирәкле чаралар күрергә тәкъдим итәргә кебек пунктлар бар.
Утырышты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары Данис Шакиров алып барды.

Программасы


ПРОГРАММА XI ВСЕРОССИЙСКОГО СХОДА ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ ТАТАРСКИХ СЕЛ
[siteorigin_widget class="WP_Widget_Custom_HTML"][/siteorigin_widget] ПРОГРАММА XI ВСЕРОССИЙСКОГО СХОДА ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ ТАТАРСКИХ СЕЛ (13-15 мар...