Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивален уздыра.

24.09.2021

Фестивальгә видео һәм язма материаллар 8 октябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗә 15 октябрьдә ясала.
Сезне “Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивалендә катнашырга чакырабыз.
Фестивальдә катнашучылар эшләрен видео һәм язмада әзерләп җибәрергә тиешләр. Видеоязманың хронометражы 5 минут, мәкалә 5 биттән дә артмаска тиеш.

Юнәлешләр:

  • «Кем ул татар». Танылган татар сәүдәгәрләре, кооператорлар
    турында очерк, мәкалә;
  • Татар халкының гореф-гадәтләре турында;
  • Уку йортларында татар музейларының, шулай ук татар
    мәдәнияте үзәкләренең эшчәнлеге турында;
  • Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы турында.

Оештыручы:

  • Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы «Якташлык” җәмгыяте

Безнең партнерлар:

  • Татарстан Республикасы Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды
  • ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты
  • Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы
  • “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды
  • “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге
  • Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе
  • Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү аасоциациясе

Фестивальдә катнашу өчен гариза белән бергә, видео һәм язма материаллар 8 октябрьгә кадәр кабул ителә, e-mail: fabdullina30@mail.ru. Онлайн-фестивальгә йомгак ясау 2021 елның 15 октябрендә булачак.

Белешмә өчен телефон:
89050209893 Флюра Абдуллина

СКАЧАТЬ ЗАЯВКУ


ПРОГРАММА XI ВСЕРОССИЙСКОГО СХОДА ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ ТАТАРСКИХ СЕЛ
[siteorigin_widget class="WP_Widget_Custom_HTML"][/siteorigin_widget] ПРОГРАММА XI ВСЕРОССИЙСКОГО СХОДА ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ ТАТАРСКИХ СЕЛ (13-15 мар...
«Безнең кавем – Наш народ»: лучшее от Центра татарской культуры
Уникальное издание «Безнең кавем-Наш народ» выпустил Центр татарской культуры Казанского кооперативного института. Долгожданное событие состоялось...
Күрше авыл проекты
Бүген Бөтендөнья татар конгрессында “Күрше Авыл” бистәсе проекты тәкъдим ителде. Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлег...