Сабаның татар аты — “Ык буе авыллары сабантуенда”

17.02.2019

21-22 июль көннәрендә Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында “Ык буе авыллары сабантуе” Бөтенроссия халыкара дуслык бәйрәме узды. Чарада Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының 14 районыннан, Оренбург өлкәсеннән  килгән кунаклар катнашты.

С13

Аерым татар атлары арасында гына үткәрелгән ат чабышларында безнең Саба районы Юлбат авылыннан Татарстанның атказанган укытучысы Сафин Илдарның Мамалай авылыннан Фирдүс Гарипов иярләгән “Сөембикә” кушаматлы шәхси аты, мондый мәртәбәле ярышларда беренче тапкыр гына  катнашуга карамастан,  дүртенче урынны алды. Татарстан президентының  туган ягыннан килгән Сабаның татар аты,  дигән сүзләр Сабантуй мәйданында горур яңгырады. Халыкта киләчәктә үзебезнең татар атлары Сабантуй күркенә әйләнер дигән ышаныч  уянды.

С12

Бәйрәмне   эшкуар һәм меценат, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Русиянең татар авыллары” оешмасы рәисе Фәнир Галимов  оештырды.

29 июль көнне Әлмәт шәһәре ипподромында “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте “Җәйге стартлар” дигән ат чабышлары үткәрде. Ярышларда унбер номинация буенча  йөздән артык ат катнашты. Татар атлары ике километр дистанциядә махсус алар өчен оештырылган “Яңарыш призы” өчен ярышты. Лениногорск районыннан шушы атларны үрчетүне башлап жибәрүче  фермер Фәрит Нәбиуллин атлары һәм   Саба районы Юлбат авылыннан Татарстанның атказанган укытучысы Сафин Илдарның Мамалай авылыннан Фирдүс Гарипов иярләгән “Сөембикә” кушаматлы шәхси аты уңышлы чыгыш ясады.  Старт  алдыннан  татар атлары Саба һәм Лениногорск районнары флаглары астында почет кругы йөреп узды. Шулай итеп алар республикада татар атлары үрчетүне башлап җибәргән ике районны танытты.

1 копия


ПРОГРАММА XI ВСЕРОССИЙСКОГО СХОДА ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ ТАТАРСКИХ СЕЛ
[siteorigin_widget class="WP_Widget_Custom_HTML"][/siteorigin_widget] ПРОГРАММА XI ВСЕРОССИЙСКОГО СХОДА ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ ТАТАРСКИХ СЕЛ (13-15 мар...