Авылда яши белү – зур гыйлем ул
17.02.2019
Татар авылы бүген ничек яши? Бу сорауга җавапны Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев белән эзләдек.
— Фәрит Язкәрович, Сез татар авыллары фаҗигасенең сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?
— Юкка чыккан татар авылларының хәлен, тормышын берничә этапка бүлеп карарга кирәк. Чөнки бу күренеш үткән гасырның тарихы белән бик тыгыз бәйләнештә тора. Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң, 1917 елда революция, илдә Гражданнар сугышы, Идел буенда ачлык булган вакытта, татар кешесенең, бәхет эзләп, дөньяның төрле кыйтгаларына китәргә мәҗбүр булуы билгеле. Авыллары белән күчеп китәләр хәтта. Себер якларына, Төркиягә үк барып чыгалар. Колхозлашу, халыкны Себергә сөрүнең дә йогынтысы зур була. Иң яшь көч шәһәргә күчә. Узган гасырның 60нчы елларында, Хрущев заманында, авыл кешесе паспорт ала башлый. Монысы да эзсез узмый. ГЭСлар төзегәндә, буалар буганда, күпме татар авылы су астында калды. Кызганыч, әби-бабайларның каберләренә барып, дога кылырга урын калмаган авыллар да бар.
90нчы елларда милек бүлү башланды. Авыл тормышын монысы да читләп узмады. Зур заводлар, агрохолдинглар төзеп куярга була, әмма җир синеке түгел икән, иртәгә ул милек башкалар кулына күчәргә мөмкин. Россиянең иң зур байлыгы булып нефть белән газ түгел, ә җир белән су санала. Авылда әти-әни нигезен читтән килгән ниндидер җилкуарга сатып җибәрү – үзе бер фаҗига. Татар авылларының юкка чыгу сәбәпләрен аңламыйча, башкаларын саклап калу мөмкин түгел. Күптән түгел “Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары” дигән китап дөнья күрде. 30-40 ел элек үк кирәк иде ул. Бүген Россиядә 4 мең 500 татар авылы исәпләнә. Илдә көн саен ике-өч авыл юкка чыга, алар арасында татар авыллары да бар. ХХI гасырда авылга тагын да көчлерәк урбанизация яный. Элек ул авылдан шәһәргә түбән бәяләнә торган эш көче таләп итсә, бүген урбанизация авылга үзе килә. Авылларда агрохолдинглар төзелә, яңа технологияләр булдырыла. Бу, бер яктан, яхшы да сыман. Әмма анда нибары бер кеше эшләргә мөмкин, ә калганнары ни белән шөгыльләнергә тиеш? Кызганыч, бүген бер җитештерү предприятиесе дә калмаган район үзәкләре бар.
– Кайбер авылларда хәзер көтү дә чыкмый хәтта…
— Бер танышым үзе генә урамына бер сыер асрый. Ул аны авылны саклау фәлсәфәсе дип аңлата. Чөнки бүген күп кенә татар авылларында мал, эре терлек юкка чыгып бара. Бу — авылларның фаҗигасе. Шулай да, Татарстанда (башка төбәкләрдә дә) иң зур азык-төлек җитештерүче көч булып әле дә шәхси хуҗалыклар санала. Алар үзеннән артканны базарга чыгарып сата. Сыйфатлы продукция белән туганнарын тәэмин итә, илнең азык-төлек программасын үти. Фермер хуҗалыклар, кызганыч, сирәк. Авылга зур инвесторлар килде. Алар, халыкның пай җирләрен үз кулларына җыеп, күпмедер вакыттан соң бу милекне банкротлыкка илтеп җиткерде. Татарстандагы “ВАМИН” агрохолдингы — шундый аяныч күренешләрнең берсе. Мондый хәлләр татар авылын якты киләчәккә алып бармый, билгеле.
– Авылга фермерлар, эшмәкәрләр ни дәрәҗәдә булыша?
— Шөкер, туган авылларына ярдәм итүчеләр аз түгел. Ишетеп-күреп торабыз: Себердә яшәүче абыйлы-энеле эшмәкәрләр Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар Чирмешәндәге Әмир авылында яңа туган сабыйга 100 мең сум акча бүләк итә. Авылда җыеннар уздыра. Курган өлкәсендәге эшмәкәр Марат Юнысов та үз авылына ярдәм итеп яши.
Бүген “оптимальләштерү” сүзе астында авылга карата битарафлык ята. 2010 елдан Бөтендөнья татар конгрессы каршында татар авыллары фермерлары җыены эшли башлады. Россиянең төрле төбәкләреннән елына 600-700 кеше үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга Казанга җыела. Авылның киләчәге — шушы кешеләр кулында. Алар ярдәме белән эш урыннары булдырыла, зиратлар һәм юллар төзекләндерелә, күп эшләр башкарыла. Быел Россия күләмендә татар төбәген өйрәнүчеләрне җыйдык. Татар тарихы турында 7 томлык китап чыккан иде. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты татар авылларының җиде томлык тарихын язуны үз өстенә бурыч итеп куйды. Бу эштә фермерлар да акчалата ярдәм итсә, күркәм күренеш булыр иде.
– Бүген кабат тергезелгән авыллар бармы?
— Чуашстанда бер авыл юкка чыгып бара иде, әмма анда шул авылдан чыккан фермер Рәшит Сәнҗапов җир алып, йортлар салып, аны аякка бастырды. Хәзер бу авылда хәтта йорт салырга урын җитми. Элек салаларда тәрәзәләренә такта кагылган йортлар бар иде, хәзер алар күренми. Чаллы тирәсендәге авылларда әби-бабайларның нигезен сакларга тырышалар. Заманында алар автокалага күчеп киткәннәр. Йортларын төзекләндерәләр икән, димәк, авылга кайтырга исәпләре бар. Бу авылның гомерен 15-20 елга озынайтырга мөмкин. Татарстанда кабат торгызылган авыл турында ишеткәнем юк. Бар икән, аларга булышырга кирәк. Яңа авыллар барлыкка килми икән, бу илнең киләчәге ышанычлы түгел дигәнне аңлата.
Татар авылы — үзенә күрә бер галәм ул. Бүгенге яшьләр теләсә кая китеп, теләсә кайда яши ала. Инде китәләр икән, алар арасында элемтә югалмаска тиеш. Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең авылны елына бер мәртәбә Сабан туенда шаулатып алуы гына җитми.
– Ә ни өчен китәләр? Элек авылда тормыш авыр булган, хәзер җиңеләйде, дибез.
— Җир шарындагы 7 миллион татарның 25 проценты — авылда, ә калганы шәһәрдә яши. Бу — статистика. Бүген кала һәм салада яшәүчеләр арасында тигезсезлек күзәтелә. Авылда яшәүчеләрнең 70-80 процентын пенсионерлар тәшкил итә. Тагын 10-15 елдан алар да бакыйлыкка күчәчәк. Шулай итеп, киләчәктә авылда 5-7 процент кеше генә калырга мөмкин. Кызганыч, татар авылларының 80 процентында шундый хәл. Чыннан да, Татарстан авылларында яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Юлы бар, газы кертелгән, суы ага, интернеты эшли. Әмма халыкны 70 ел эчендә эшләмәскә өйрәттеләр. 35 яшькә кадәрге кешеләрне авылга беркетеп калдыру буенча федераль программа эшли. Татарстанның күп кенә районнарында бик оста файдаландылар, күп йортлар төзелде. Әмма эш урыннары белән тәэмин итү бик начар. Бу — зур проблема.
Без җирдән качабыз. Авылда 20-25 процент кына кеше калган икән, җир биләмәләренең хуҗасы юкка чыга дигән сүз. Алар буш ятмый. Иртәме-соңмы аның яңа хуҗасы барлыкка килә. Дөньядагы бөтен низаг җир белән су өчен көрәш аркасында чыккан. Ниндидер мәктәп, завод өчен түгел. Адәм баласының яшәү мәгънәсе шуннан тора.
– Бездә җир һәм суның кадере бармы соң?
— Бу сорауга җавап бирү катлаулы. Бүген чишмәләр ачылмый, инешләр кибә. Элек аксакаллар чишмәләрне чистартып, тазартып тора иде. Колонка суы кергәч, алар бетте. Суның сыйфаты начар. Кызганыч, чишмә буйлары чүп чыгарып ыргыта торган урынга әйләнде. Җирнең кадере бетте. Авыл кешесе хәзер бакчасына бәрәңге дә утыртмый. Аңларга була: күбесе — пенсионерлар. Россиядә әле җир реформасы ахырга кадәр узмады. Дөрес, бай татар авыллары да бар. Без аларны күрсәтергә тырышабыз.
Сугыштан соң татар авылына эчүчелек килде. Җир хуҗасыз кала, бәрәкәт югала башлады. Хатын-кызлар да авылдан тизрәк китә. 1970-1990 елларда һәр авылда 20-30 өйләнмәгән эчкече егет барлыкка килде. Бу — социаль фаҗига. Аларның күбесе хәмердән кырылып бетте. Җир һәм хатын-кыз — бер-берсен тулыландыра торган образлар. Әгәр без татар хатын-кыз образын милләтебезгә кире кайтармыйбыз икән, милләт таркалачак. Ә милләтнең яшәеше бүген татар гаиләләренә бәйле. Без үзебезне җирле милләт дибез. Үзебезнең җиребез бетеп бара. Җирсез милләт булмый. Авылның милке булмаса, халыкның киләчәге юк.
– Бүген бөтен нәрсә үзгәрә. Ә авылларның йөзе?
— Татар авыллары Екатерина II вакытындагы архитектура буенча төзелгән. Шуннан бирле үзгәреш юк. Катып калган әйбер үсә алмый. Карелиядә кечкенә, шул ук вакытта үзенчәлекле бер авыл бар. Ул дага формасында төзелгән, уртасында кечкенә генә гыйбадәтханәсе дә бар. Башка авылга охшамаган. Анда 2016 елда дөньяның төрле почмакларыннан 5 мең турист килгән. Авылларга яңа дизайн, үзгәрешләр кертергә өнди торган яңа чор туып килә.
– Гыйбадәтханә димәктән, соңгы елларда мәчете булмаган татар авылы калмагандыр. Иман йортлары сала тормышына йогынты ясый аламы?
— Бездә 2 меңгә якын мәчет бар, тик анда күпме кеше йөри? Төрлесе бар. Кайбер авылларда мәчетләр бик күп эш башкара. Балтач районының Борбаш авылы имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев ундүрттән артык социаль йөкләмәне үз өстенә алган. Исем кушудан башлап, мәктәп, гаиләләр белән эшләү, яшьләргә пар табарга булышуга кадәр… Авылдагы 11 кызны чит төбәк егетләре кияүгә алып киткән. Бу бит тәрбия яхшы булган өчен! Мәчет подвалында чаңгы базасы оештырылган. Авылда ел саен, зурлап, балалар Сабан туе уздырыла. Шул вакытта гына мәчетләр авылның үзәк бинасына әвереләчәк. Мәчетнең үз милке булырга тиеш. Россиядә күп җирләр чиркәү, монастырьга беркетелә. Безгә дә әлеге мәсьәләне күтәрүдән курыкмаска кирәк. Пенза өлкәсендәге Әләзән авылында булган идем. Анда 7 мәчет эшли. Алар бер-берсеннән ак көнләшү белән көнләшеп, ярышып эшлиләр. Монда эчүчелек дигән нәрсә бөтенләй юк. Халык эшкә хирыс. Кайбер мәчетләр умартачылык курслары оештыра, җир сөргән хәзрәтләрне дә беләм. Андый имам начар була алмый! Авылларда Корбан ашлары уздыру матур гадәткә керде, дини бәйрәмнәрдә бүләкләр бирешәләр. Хәзер Кыш бабай гына түгел, мулла бабай да балаларга бүләк өләшә. Мәчет элек-электән авылның яшәү фәлсәфәсе булган.
– Элегрәк андый үзәк дип мәктәпләр санала иде. Ә хәзер укучыларны, автобуска төяп, чит авылга озатабыз.
— Һәр авылда кимендә башлангыч мәктәп булырга тиеш. Иң кыйммәтле нәрсә ул — кеше. Бала начар булып тумый. Аны җәмгыять яхшы яки начар итеп тәрбияли. Мин киләчәктә балаларга белемне читтән торып бирә башларлар дип уйлыйм. Безнең авылга укучылар биш авылдан килеп, интернатта яшәп укый иде. Кайберләренең качып кайтып китүләре истә калган. Ә безне аларны эзләргә җибәрәләр. Әти-әниләрен сагынып елый иде сыйныфташлар. Үз авылыңда мәктәп булмау — бала өчен стресс ул. Элек авылда укытучылар иң зыялы кеше саналды, аларның фикере дәрәҗәле иде. Бүген авыл җирендә андыйлар калмады диярлек.
– Татарстанда бер генә кеше яшәгән авыллар да бар. Бу – юләрлекме, әллә тугрылыкмы?
— Бу — дөньяны зурдан тоеп яшәү. Андый кешеләрдә ихтыяр көче зур, җир кадерен беләләр. Балтыйк буе илләрендә “хутор” системасы күптән яшәп килә. Россиядә җир биләмәләренә кагылышлы яңа закон гамәлгә керде — “Родовое поместье”. Ул иң ташландык җирләрне бирүдән башланды. Бу закон нигезендә гаиләгә бер гектар җир бирелә. Әмма ул аны сата алмый, бары нәселенә генә калдыра алачак. Бер гектар җире булган кешенең яшәү мәгънәсе, фикер сөреше башкачарак формалаша, үзгәрә, диләр. Җире булса, кеше анда тир түгәргә әзер, тик башкага барып эшләмәячәк. Җирдә эшли генә түгел, яши дә белергә кирәк. Авылда яши белү — зур гыйлем ул.
Сәрия МИФТАХОВА.
“Ватаным Татарстан”